Махсус счетлар белән идарә итүчеләр өчен мөһим мәгълүмат

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Торак инспекциясе торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (ТКХ ГИС) капиталь ремонт фондларын формалаштыру турындагы мәгълүматны вакытында һәм тулысынча урнаштыру кирәклеге турында искә төшерә. Бу таләп Рәсәй Төзелеш Министрлыгының 07.02.2024 № 79/пр боерыгы белән беркетелгән.

Әгәр сез махсус счет хуҗасы булсагыз, квартал саен торак-коммуналь хуҗалык системасына түбәндәге мәгълүматларны кертергә кирәк: һәр шәхси счет буенча взнослар күләме, капиталь ремонт фондының гомуми күләме, махсус счеттагы калган акчалар.

Быелның беренче кварталы өчен белешмәләрне ТКХ системасына 16 апрельгә кадәр урнаштырырга кирәк.

ТКХ ГИС шәхси кабинетларына махсус счетлар хуҗаларына әлеге мәгълүматларны кертү буенча тәфсилле инструкцияләр, шулай ук сроклар турында искәртмәләр җибәрелгән инде.

Исегезгә төшерәбез, торак-коммуналь хуҗалык системасында мәгълүматны урнаштырмау яки вакытында урнаштырмау “Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы турында” 209-ФЗ номерлы Федераль законны бозу булып тора һәм РФ КоАПның 13.19.2 маддәсе буенча административ җаваплылыкка китерергә мөмкин.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International