Бер атна эчендә инспекторлар масштаблы тикшерүләр үткәрделәр, дистәләгән хокук бозуларны ачыкладылар һәм зур штрафлар билгеләделәр. Барлыгы җиде көн эчендә хокук бозучыларга 894 мең сумлык 45 административ штраф салынган.
Коточкыч очракларның берсе Яр Чаллыда булды. “Согласие” торак милекчеләре ширкәте рәисе Чулман проспектындагы 71в йортның тишек түбәсе өчен штрафка тартылды. Аның эшсезлеге аркасында фатирларның берсен су баскан. Йортта яшәүчеләр гомуми милек белән идарә итүне ышанып тапшырган кеше түбә төзекләндерү буенча бернинди чаралар күрмәгән. Хәзер, инспекция катышканнан соң, аңа штраф түләп кенә калмыйча, барлык җитешсезлекләрне дә төзәтергә туры киләчәк.
Лениногорск районының Бакир бистәсендә дә шундый ук хәл. “Бакир” торак милекчеләре ширкәте рәисе Нагорная урамындагы 4 нче йортны тиешенчә карап тормаган өчен штрафка тартылды. Өске каттагы фатирны шулкадәр күптән су баса ки, түшәмнән буяулар коела, чорма күгәрчен тизәге белән тулган, ә вентиляция шахтасының кирпече җимерелгән. “Бакир” торак милекчеләре ширкәте рәисенә 4 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм аңа барлык хокук бозуларны бетерү өчен вакыт бирелде.
Проблемалар түбәләргә генә кагылмый. “Квартал 28” идарәче компаниясе директорына Нефтьчеләр, Шәйхетдинов, Гагарин, Болгар, Хәсәншина һәм Ямашев урамнарындагы йорт яны территорияләрен тиешенчә карап тотмаган өчен 50 мең сум штраф салынган. Бу тагын бер кат гомуми милек һәм аның тирәсендәге территорияләр белән идарә итүгә җаваплы караш мөһимлеген ассызыклый.
Бер атна эчендә инспекторлар 54 күпфатирлы йортны тикшергәннәр, 71 хокук бозу очрагын ачыклаганнар. Штрафлардан тыш, хокук бозучыларга 87 кисәтү игълан ителгән, шуларның 50се үтәлгән, димәк, хокук бозулар бетерелгән. Бу профилактик чараларның шулай ук үз җимешләрен бирүен күрсәтә, идарәче компанияләрне һәм торак милекчеләре ширкәтләрен үз бурычларына җаваплырак карарга этәрә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте