“УК ЖКХ Авиастроительного района” ҖЧҖ җитәкчесенә карата яңа административ эш кузгатылган. Бу юлы Казанның Челюскин урамындагы 29 нчы йортның вентиляция каналында тарту булмау сәбәп булды. Вентиляция белән бәйле мондый хокук бозулар яшәүчеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен җитди куркыныч тудыра, әмма, күрәсең, компания директоры аларга тиешле әһәмият бирми. Тиешле хәбәр итүгә карамастан, ул эшне карарга килмәде. Нәтиҗәдә, вазифаи зат гаепле дип табылган һәм 60 мең сумга штрафка тартылган.
Исегезгә төшерәбез, узган елның августында “УК ЖКХ Авиастроительного района” ҖЧҖ директоры ике елга дисквалификацияләнгән иде инде. Ул вакытта Авиатөзелеш районының Җәмәгать суды, Татарстанның Торак инспекциясе материалларын карап, халыкның күпсанлы шикаятьләреннән соң үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул итте. Годовиков урамындагы 4 нче, 14 нче, Челюскин урамындагы 27 нче һәм Тимирязев урамындагы 8 нче йортларга аерым игътибар бирелде.
Шул тикшерү барышында инспекторлар идарәче компаниянең вентканалларны һәм төтен чыгаргычларны тикшерүнең билгеләнгән периодиклыгын үтәмәвен ачыклаганнар, аларны тиешле өч урынына елына нибары ике тапкыр гына үткәргәннәр. Әмма, соңыннан, Казанның Авиатөзелеш районы суды дисквалификация турындагы карарны 50 мең сум күләмендә минималь штрафка алмаштырды.
Вентиляция каналында тарту булмау өчен хәзерге штраф идарәче компания эшендә системалы проблемалар булуын раслый, ул аларны игътибарсыз калдыруны дәвам итә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте