ТКХ мәсьәләләре буенча кайнар линия

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Иртәгә 3 апрельдә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында “Бердәм Рәсәй” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.

Сезнең сорауларыгызга Татарстан Торак инспекциясе башлыгы урынбасары Эльвира Галиева җавап бирәчәк. Шулай ук кайнар линия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, “Водоканал” МУП директоры Рөстәм Абдулхаков, Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров, “Казан шәһәренең тышкы төзекләндерү комитеты” МКУ рәисе урынбасары Эдуард Вафин, баш инженер урынбасары - хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Илнар Зиатдинов һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура министрлыгы  һәм торак-коммуналь хуҗалыгын вәкиле катнашачак.

8 (843) 590-04-05 телефоны буенча шалтыратуларыгызны көтәбез. Әгәр өлгермәсәгез, МАХ мессенджерында номер буенча гариза калдырыгыз: 8 (987) 205-00-63.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International