Казанның Короленко урамындагы 28б йортында яшәүченең шикаяте буенча тикшерү тәмамланды: “Миллениум” ИК директорына 55 мең сум штраф салынды. Йортны тиешенчә карап тотмаган өчен штраф рәвешендәге административ җәза билгеләнгән.
Өйдәге проблемалар аермачык: баскыч мәйданчыкларының диварларында ярыклар, паркинг түшәмендә юешлек һәм ярыклар, гомуми балкондагы буяулар купкан. Болар барысы да - идарәче компаниянең вазыйфаларын турыдан-туры бозу, ул гомумйорт мөлкәтенең торышын күзәтергә тиеш.
Идарәче компания йортларны тиешле хәлдә тоту өчен җаваплы. Әгәр стенада ярык барлыкка килсә, аны, алга таба зураюны булдырмас өчен, вакытында бетерергә кирәк. Бу йортта киресенчә хәл күзәтелә: ярыклар зурая, ә диварлардагы буяулар коела башлый, бу исә идарәче компаниянең бернәрсә дә эшләмәвен күрсәтә.
Нәкъ менә идарәче компания һәм аның җитәкчелеге йортны карап тоту өчен милекчеләр алдында җаваплы. Бу очракта “Миллениум” үз бурычларын үти алмады, бу административ җәзага китерде.
Барлык ачыкланган хокук бозуларны бетерү инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте