Коммунальчеләрнең язгы чарасызлыгы

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Яз җитүгә һәм кар эрүгә карамастан, күп кенә идарәче компанияләр йорт яны территорияләрен карап тоту буенча үз бурычларын санга сукмый. Кыш көне алар тиешле тырышлык күрсәтмәделәр, ә хәзер, кояш кыздыра башлагач, бөтенесен үз агышына куйдылар.

Әлмәт шәһәрендә Герцен урамындагы 94нче һәм Тельман урамындагы 63нче йортлар территориясендә кар һәм бозны җыештыру белән бәйле хәл кискен кала. Тайгак тротуарлар, зур күлләвекләр һәм калган кар көртләре - болар барысы да халык өчен уңайсызлыклар гына тудырмый, ә йортларның торышына турыдан-туры куркыныч та китерә.

Фундаментлар янында җыела торган эрегән кар аеруча куркыныч тудыра. Су бетонның бик вак ярыкларына үтеп кереп, соңыннан катканда отмосткаларны, ә аннан соң җир асты конструкцияләрен дә җимерә. Биналарның диварларына терәлеп торган зур кар өемнәре аларның өслекләренең һәм хәтта диварларның үзләренең дә җимерелүенә китерергә мөмкин.

Идарәче компаниянең төп бурычы - нигезнең дымлануын һәм подвалларны су басуны булдырмау. Моның өчен, бигрәк тә язгы эрү алдыннан, отмосткаларны кар һәм боздан вакытында чистартырга кирәк.

Тельман урамындагы 63 нче йортның подвалында эри торган кар проблемаларыннан тыш канализация торбалары агуы һәм чүп-чар җыелуы күзәтелә, бу болай да уңайсыз хәлне катлауландыра.

“Первый поселок” идарәче компаниясенең чарасызлыгы нәтиҗәсендә аның директоры административ хокук бозуда гаепле дип табылган. Күрсәтелгән йортларның һәркайсының хәле канәгатьләнерлек булмаган өчен аңа ике тапкыр 25 мең сум штраф салынган.

ТКХ ГИС мониторингы барышында инспекторлар торакчыларның үз эшчәнлекләре турында мәгълүматны яшерүләрен, федераль системада мәгълүмат урнаштырмауларын ачыкладылар. Мәсәлән, гыйнвар аенда түләү документларының 82% ы гына урнаштырылган. Системада 42 күпфатирлы йортта башкарылган эшләрнең бер генә акты да юк.

Моннан тыш, 21 йортта яшәүчеләр гомуми җыелышны читтән торып үткәрә алмыйлар, чөнки идарәче компания фатирларның кадастр номерларын торак-коммуналь хуҗалык системасына кертмәгән яки Росреестр базасы белән бәйләмәгән.  Йортлар исемлеге сайтта урнаштырылган. 

Сезнең йорт исемлектәме? Безгә комментарийларда языгыз.

 

 Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International