“АНТЕЙ” ИКнең лицензиясе юк

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

“АНТЕЙ” ИК ҖЧҖнең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия гамәлдән чыгарылды.

Идарәче компания Бөгелмә шәһәрендә 140 күп фатирлы йорт белән идарә иткән. Хәзер бөгелмәлеләр милекчеләрнең гомуми җыелышында идарәче компанияне үзләре сайлый алалар, яисә Бөгелмә районы башкарма комитеты моны алар өчен эшләячәк. Татарстанның торак инспекциясе башкарма комитетка идарәче компанияне сайлау буенча конкурс уздыру кирәклеге турында хат юллаган.

Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә “АНТЕЙ” ИК торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнү хокукы өчен көрәште. Инспекция кайбер хокук бозулар өчен лицензиянең гамәлдә булуын озайтудан баш тарткан, компания судка кадәр дәгъва биргән һәм хокук бозуларны бетергән.  Лицензиянең гамәлдә булу вакыты озайтылды, ләкин компания китәргә карар кылды һәм лицензияне гамәлдән чыгаруга гариза бирде.

Милекчеләрнең игътибарын юнәлтәбез, “АНТЕЙ” ИК сезнең йортлар белән сез үзегез идарәче компанияне сайлаганчы идарә итәчәк, яисә конкурс нәтиҗәләрен көтәргә туры киләчәк.

 

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International