Идарәче оешмалар хисабының яңа формасы

2026 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

Сез күп еллар идарәче оешмадан бер ел эчендә хисап алуга ирештегезме? Алмадыгызмы? Быелдан башлап идарәче компанияләр, ТКХ/ТТК/ТСН беренче квартал дәвамында торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (ТКХ ДИС) күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча үз эшчәнлеге турында хисаплар урнаштырырга тиеш.

Элек торакчылар хисапларны ирекле формада төзегәннәр, хәзер алар Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 20.11.2025 № 728/пр боерыгы нигезендә “Күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеге турындагы хисапта чагылдырылырга тиешле белешмәләр исемлеген һәм мондый хисапның формаларын раслау турында” мәҗбүри белешмәләр исемлеген күрсәтергә тиеш.

Боерык агымдагы елның 1 мартыннан үз көченә керә. Димәк, кыш ахырына кадәр идарәче оешма искечә хисап бирә ала, ә язның беренче көненнән инде хисапның яңа формасы буенча. Һәрхәлдә, ТКХ ДИСта 1 апрельгә кадәр урнаштырылырга тиеш.

 

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International