Ни өчен оливьены унитазга ташламаска кирәк?

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Тиздән тылсым һәм озын ял бүләк итә торган иң көтеп алынган бәйрәм көннәре җитә. Сез аларны ничек үткәрерсез? Меню төзедегезме? Ә оливье салаты булачакмы? Яңа елның кулинария символын күпләр үз өстәленә һичшиксез куяр дип ышанабыз.

Бүген үк әзерли башлыйсызмы? Һәм тагын бер сорау: сезнең йортта ничә фатир бар? Күз алдыгызга китерегез, бүген барысы да хәстәрлек эшләрен уздыра башлыйлар. Кухнядагы краннан су туктаусыз диярлек ага, шундый ук су массасы агызыла. Кемдер озын ялларда ремонт ясарга карар кыла, бу да челтәрдәге йөкләнешне арттыра.

Яңа ел яллары – күпфатирлы йортларның барлык инженер системаларының ныклыгы өчен зур сынау. Барлык коммуналь ресурсларны куллану сизелерлек артачак. Аварияләр, лифтлар ватылу, канализация тыгылу һ.б. очраклары булуы ихтимал. Соңгысын булдырмас өчен, уңайсызлык һәм кәеф бозылуга сәбәп булган нәрсәләрне: азык калдыкларын, дымлы салфеткаларны, гигиена чараларын, хәтта иң кечкенә чүпрәкләрне, көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарларын, майларны канализациягә ташламавыгызны сорыйбыз. РФ Хөкүмәтенең "Салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу кагыйдәләрен раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 644 номерлы карарының  4 нче кушымтасында тулы исемлек бирелгән.

Хәтта унитаз барысын да "йотса" да, өйдән чыкканда канализациядә бервакыт һичшиксез тоткарлык хасил булачак. Ашалмаган салатлар аркасында урам буйлап сасы сыеклык агачак.

Бәйрәмнәрдә идарәчеләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар инженерлык челтәрләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм штаттан тыш хәлләрне булдырмау өчен көчәйтелгән режимда эшләргә тиеш. Беренче чиратта – авария-диспетчерлык хезмәте эше. Чүплек, агу урыннары, тукталган лифт - һәр штаттан тыш вәзгыятьтә торакчылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр проблеманы хәл итәргә әзер булырга тиеш.

Диспетчер сезнең шалтыратуга 5 минут эчендә җавап бирмәдеме һәм 10 минут эчендә кире шалтыратмадымы? Телефон экраныннан скрин ясагыз һәм безгә ВКонтакте бергәлегенә җибәрегез. Татарстан Торак инспекциясе бөтен бәйрәм чорында соцчелтәрләрдәге вәзгыятьне күзәтеп барачак.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International