«Сез ДТИ төркеменә кертелдегез» – Түбән Кама шәһәрендә яшәүче хатын шундый хәбәр алган. «Telegram» мессенджерының «ГЖИ» атамалы чатында катнашучылардан мәгълүматны актуальләштерүне таләп иткәннәр:
«Исәнмесез! Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматны актуальләштерергә кирәклеген хәбәр итә:
- Мөлкәтнең торышы яисә аны куллану режимы үзгәртелгән.
- Газ, су агып чыгуы турында вакытында хәбәр ителми.
- Янгын куркынычсызлыгы системасы эшләми.
- Законсыз рәвештә яңадан планлаштыру очрагы ачыкланды.
- Яшәү һәм теркәлү урыны турында актуаль булмаган мәгълүмат».
Алга таба ялган торак инспекторлары сылтама буенча узуны һәм кодны хәбәр итүне сорый.
Россиянең башка төбәкләрендә дә шундый ук хәл. Мошенниклар популяр мессенджерларда яки социаль челтәрләрдә аккаунтлар төзи, гомумйорт чатларына кушыла һәм үзләрен ДТИ хезмәткәрләре итеп күрсәтә. Игътибар итегез, алар безнең логотипларны һәм фотосурәтләрне куллана ала!
Аннары, ялган инспекторлар торак өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ җәза белән куркыталар. Мисал өчен, җиһазларны законсыз үзгәртеп планлаштырган яки алыштырган өчен. Мошенниклар чатларда катнашучылар белән актив хезмәттәшлек итә. Максат бер – теләсә нинди сылтау белән шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеген алу.
Татарстанлылар игътибарына: «Telegram»да ТР ДТИ каналының исеме Жилинспекция Татарстана дип атала, бернинди мәгълүмат сорамыйбыз, инспекция эшчәнлеге турында хәбәр итәбез.
Төзүчеләр проспектындагы 32 нче йортта яшәүче уяу хатынга рәхмәт белдерәбез, ул безгә мошенниклар турында хәбәр итте.
Игътибар итегез, сүндерүләр һәм тотрыксызлыклар турында янаулар, мәгълүмат бирү таләпләре – сагаерга сәбәп, бу – манипуляцияләр. Сылтамалар буенча күчмәскә һәм безнең белән чатта яки ВКонтакте бергәлегендә элемтәгә керергә киңәш итәбез яки безгә +7 (843) 222-02-77 номеры буенча шалтыратыгыз.
Уяу булыгыз!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте