Касса аркылы түгел

2025 елның 5 декабре, җомга

Бөгелмәлеләр салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суны агызу өчен идарәче компаниягә бүтән түләмәячәк. 

«Антей» ИК хезмәт күрсәтүченең ышанычын какшаткан: 7,7 млн.сумга якын бурычы бар.  Су өчен түләүләр – «Бугульма-Водоканал»га марттан, ташландык су агызу өчен түләүләр апрельдән килми башлаган.

Кулланучылар өчен түләүне хезмәт күрсәтүче суд приставлары ярдәмендә алырга өметләнә, чөнки судлар хезмәт күрсәтүче файдасына карарлар чыгара. 5 айлык бурыч (2,5 млн.сум) инде түләтелгән. Киләчәктә мондый хәлне булдырмас өчен, «Бугульма-Водоканал» ҖЧҖ җитәкчелеге бөгелмәлеләр белән турыдан-туры килешүләргә күчә.

Татарстанның Торак инспекциясе «Антей» ИК» ҖЧҖ эшчәнлеген тикшерүне планлаштыра.

Сез торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түлисезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International