Киләсе елда республиканың 26 идарәче компаниясенең лицензияләренең гамәлдә булу вакыты тәмамлана. Татарстанның Торак инспекциясе искәртеп китә, срокны озайту турында гаризаны инспекциягә лицензиянең гамәлдә булу вакыты беткән көнгә кадәр 60 эш көненнән дә иртәрәк булмаган чорда һәм 45 эш көненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
2026 елның 28 гыйнварында «Образцово Казань» ҖЧҖ, «Челны» ИК» ҖЧҖ, «Феникс ИК» ҖЧҖнең лицензия срогы тәмамлана. Ягъни җитәкчеләргә инде хәзер үк торак-коммуналь хуҗалык системасына үз эшчәнлекләре турында тулы мәгълүмат кертүне төгәлләргә һәм инспекциягә тиешле документлар пакетын 18 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Ноябрьдә ял көннәре санын исәпкә алырга киңәш итәбез: 3,4 һәм 6 ноябрь - бәйрәм ял көннәре.
Лицензияләрнең гамәлдә булу вакыты бетә торган идарәче компанияләр исемлеге:
1. «ОБРАЗЦОВО КАЗАНЬ» ҖЧҖ (Казан) - 28.01.2026;
2. «ЧЕЛНЫ» ИДАРӘЧЕ КОМПАНИЯСЕ» ҖЧҖ (Чаллы) - 28.01.2026;
3. «УК ФЕНИКС» ҖЧҖ (Казан) - 28.01.2026;
4. «НОВЫЕ ГОРКИ» ТКХ ИК ҖЧҖ (Казан) - 01.03.2026;
5. «ЗЕЛЕНЫЙ ДВОР» ҖЧҖ (Казан) - 01.03.2026;
6. «УК «АВАНГАРД» ҖЧҖ (Казан) - 01.03.2026;
7. «УК ПРОКОМФОРТ» ҖЧҖ (Казан) - 01.04.2026;
8. «ТКХ-СЕРВИС» ҖЧҖ (Казан) - 01.04.2026;
9. «ПРОФСЕРВИС» ИК» ҖЧҖ (Казан) - 01.04.2026;
10. «УО Парус» ҖЧҖ (Казан) - 01.04.2026;
11. «Элемент» ИК» ҖЧҖ (Казан) - 28.04.2026;
12. «Торак эксплуатация-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ (Зеленодольск районы, Васильево штп.) - 28.04.2026;
13. «СЕРВИС-ЭНЕРГО» ИК ҖЧҖ (Казан) - 18.05.2026;
14. «ЭКВАТОР» ИК ҖЧҖ (Чаллы) - 30.06.2026;
15. «УК ВЕКТОР» ҖЧҖ (Казан) - 02.08.2026;
16. ШЭ Әхмәтҗанов Ришат Иршат улы (Апас районы) - 02.08.2026;
17. «УНИДОМ» ҖЧҖ (Зеленодольск районы, (Васильево штп.) - 02.12.2026;
18. «КОМФОРТ СИТИ» ИК ҖЧҖ (Казан) - 21.12.2021;
19. «СМАРТКОМФОРТ» СЕРВИС КОМПАНИЯСЕ» ҖЧҖ (Казан) - 21.12.2021.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте