Начар һәм артык күп җылылык: түләүне яңадан исәпләтү өчен сәбәп

2025 елның 3 октябре, җомга

Һаваның нинди температурасы норма булып санала? Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгинның «Диалог регионы» АКО туры эфир вакытында биргән җавабы.

«Бинада минималь температура – 18 градус, һәм ул бернинди шартларда да түбәнрәк була алмый. Максималь чик – 22 градус. Әгәр азрак яки югарырак булса – бу сыйфатсыз хезмәт күрсәтү була, һәм түләү яңадан исәпләнергә тиеш. Һәм мондый мөрәҗәгатьләр дә бар. Җылылык начар булуга яки артык кызу булуга карата мөрәҗәгатьләр күп. Бу бит акча. Әгәр фатирларда температура 27-28 булса, гаилә шунда ук тәрәзәләрне ачарга мәҗбүр була. Әгәр сезнең күкрәк баласы, кечкенә балагыз бар икән, ачык тәрәзә, дымлылык режимы бозылган һәм үтәли җил, дигән сүз. Шуңа күрә ризасызлык – нигезле. Эссе сөяк сындырмый, ди халык. Алай түгел шул, бу начар истәлек»,- дип ассызыклады Александр Тыгин.

Фатирда һава температурасының нормативка туры килүенә ничек инанырга?  Мөстәкыйль үлчәп карарга мөмкин, әмма ул күршеләрнең катнашуын таләп итәчәк. Һәм үлчәү нәтиҗәсе – акт булырга тиеш. Оптималь вариант – ТКХ ДМС, бәлки, «Халык контроле» системасы аша, шәхес идентификациясе булган теләсә кайсы система аша идарәче оешманың авария-диспетчерлык хезмәтенә гариза бирү.

«Әгәр тәүлек дәвамында идарәче оешмадан реакция булмаса, факт үзе административ хокук бозу булып тора. Температураны үлчәргә килмәделәр икән, лицензияләү шартларын бозганнар, һәм бу административ җәзага тартыла. Аннары милекче күзәтчелек органнарына яза. Закон таләп итә: әгәр диспетчерлык хезмәте телефонына шалтырата алмасагыз, 10 минут эчендә сезгә кире шалтыратырга тиешләр. Сез анда 20 тапкыр рәттән шалтыратырга тиеш түгел. Сез, мин шалтырата алмыйм, һәм миңа беркем дә шалтыратмый, дип хәтта безгә мөрәҗәгать формалаштыра аласыз. Кәрәзле телефоннан шалтыратуыгыз, беркемнең дә кире шалтыратмавы турында скрин ясарга, аны теркәргә кирәк. Бу җитди хокук бозу», - диде баш торак инспекторы. 

Тулы видеоязмага сылтама: https://vk.com/wall-179583563_45796

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International