Бераз яхшырак эшлиләр

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе капиталь ремонт үткәрелә торган йортларда 1763 тикшерү үткәрде. Испекторлар 1256 хокук бозу очрагын ачыкладылар. 

Исегезгә төшерәбез, быелгы капиталь ремонт программасына 915 күпфатирлы йорт кертелгән. Аларның 17сендә подрядчылар барыбер килмәгән, ремонт кичектерелә. 425 йортта эшләр тәмамланган, әмма Инспекция әлегә 103 йортны гына кабул итте.

"Торак-коммуналь хуҗалык фонды" КО регоператорына төп дәгъва – сезонлы эш төрләре графигыннан калышу. 20 муниципаль берәмлектә 85 йортта җылылык белән тәэмин итү, түбәләрне һәм фасадларны ремонтлау эшләре әлегә кадәр дәвам итә.

Аутсайдерлар: Казан шәһәре (8 КФЙ), Түбән Кама (15 КФЙ), Әлмәт (13 КФЙ), Биектау (8 КФЙ), Зеленодольск (6 КФЙ), Бөгелмә, Нурлат һәм Чистай районнары (5әр КФЙ).

Шуңа да карамастан, быел күпкә яхшырак үткәрелә. Узган ел 18 сентябрьгә 321 йортта эшләр тәмамланган булса, быел – 425. Һәм сезонлы эшләр буенча артта калу күпкә җитдирәк иде – графиктан 20% тан артык.

Әмма узган елгы программа әле һаман да хәл ителмәгән: Инспекция Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Сарман һәм Чистай районнарындагы 27 йортта эшләрне килештермәде.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International