Казанда Воровский урамындагы 5 нче йортта газ белән тәэмин итү туктатылган. Инициаторы – «Меридиан» идарәче компаниясе. 1 нче подъездда план-кисәтү эшләре алып барыла.
Фатирларда газ плитәләре һәм су җылыту колонкалары урнаштырылган. Техник хезмәт күрсәтү февральдә үткәрелгән.
Идарәче компания мич хезмәте актын биргәннән соң, газ белән тәэмин итүне торгызачаклар.
Быел «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре 12,5 меңнән артык һәлакәтне булдырмый калганнар, шул исәптән күпфатирлы йортларга техник хезмәт күрсәтү барышында да.
Татарстанда яшәүче 247 кешегә плитәләрне һәм су җылыту колонкаларын тикшерү өчен газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән өчен штраф салынды. Штрафларның гомуми суммасы 900 мең сумга якын.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте