Махсус счетлар хуҗаларына: мәгълүматны урнаштыру вакыты тәмамлана

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Татарстанда махсус счетның 23 хуҗасы быелның II кварталында махсус банк счетының торышы турындагы мәгълүматны вакытында ТКХ системасына урнаштырмаган. Ягъни 95 күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең капиталь ремонтка кертемнәре турында мәгълүмат яшерелгән.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлыларның йортны капиталь ремонтлауга кертемнәрне туплауның ике варианты бар: «ТКХ Фонды» КО һәм махсус банк счеты.

Республикада капиталь ремонт буенча төбәк операторы булып Торак-коммуналь хуҗалык фонды тора. Ул үз счетларында татарстанлылар түләп барган акчаларны туплый. Фонд үзара ярдәм кассасы буларак: акчалар уртак казнада җыела, капиталь ремонт график буенча башкарыла. 

Махсус счет – шәхси тупланмалар, монда милекчеләр үз янчыгына гына исәп тота ала. Күпме җыялар, шул суммага капиталь ремонт ясыйлар.

Махсус счетлар хуҗалары торак-коммуналь хуҗалык ДМС системасына счет торышы турында мәгълүматны һәр квартал саен 10 нчы көнгә кадәр кертергә тиеш.

Закон таләпләрен санга сукмаган өчен РФ КоАП 13.19.2 ст. буенча штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән.

Идарәче компанияләр исемлеген теркибез. Исемлектә сезнең ИК бармы? Сез үз тупланмаларыгызны күзәтәсезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt

 

 

2025 елның 2 кварталы өчен мәгълүматны урнаштырмаган яки вакытында урнаштырмаган идарәче компанияләр исемлеге

«УК  ГОРОД» ҖЧҖ – 31 КФЙ

«СЛОБОДА» ИК» ҖЧҖ – 11 КФЙ

«АКТАЧЫ-К» ИК» ҖЧҖ – 9 КФЙ

«ЛЕТО» ИК» ҖЧҖ – 7 КФЙ

«УЮТ-СЕРВИС» ИК ҖЧҖ – 5 КФЙ

«ПРОКОМФОРТ ИК» ҖЧҖ – 4 КФЙ

«ГОРКИ» ИК» ҖЧҖ – 4 КФЙ

«СЧАСТЛИВЫЙ ДОМ КАЗАНЬ» ҖЧҖ – 2 КФЙ

«УК «ЖК «ВИДНЫЙ» ҖЧҖ – 2 КФЙ

«ЛИДЕР-А» ҖЧҖ – 2 КФЙ

«ВЕСНА» ИК ҖЧҖ – 2 КФЙ

«ПРОФЕССИОНАЛЬНАЯ ЖИЛИЩНАЯ КОМПАНИЯ» ҖЧҖ – 2 КФЙ

«КАМАСТРОЙИНВЕСТ» ИК» ҖЧҖ – 2 КФЙ

«СОВРЕМЕННЫЕ ТЕХНОЛОГИИ УПРАВЛЕНИЯ» ИК» ҖЧҖ – 2 КФЙ

«УДАЧНЫЙ» ИК» ҖЧҖ – 2 КФЙ

«ЮНИТ СЕРВИС КАЗАНЬ» ҖЧҖ – 1 КФЙ

«СТАБИЛЬНОСТЬ» ИК» ҖЧҖ – 1 КФЙ

«ТРИ БОГАТЫРЯ» ИК» ҖЧҖ – 1 КФЙ

«УК «ЕДИНСТВО ОСТРОВОВ» ҖЧҖ – 1 КФЙ

«СЕРВИСНАЯ КОМПАНИЯ СМАРТКОМФОРТ» ҖЧҖ  – 1 КФЙ

«МОНОЛИТ» ИК» ҖЧҖ – 1 КФЙ

«АТМОСФЕРА КОМФОРТА» ҖЧҖ – 1 КФЙ

«ЭЛИТ ДОМ» ИК» ҖЧҖ – 1 КФЙ

 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International