Әлмәт шәһәрендә яшәүче хатын-кыз газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәткәрләрен ике тапкыр фатирына кертмәгән. Фатир хуҗасы законны бозган: хезмәт күрсәтүче белән килешү нигезендә «зәңгәр ягулык»тан файдалана, әмма газ хезмәткәрләренә үз вазыйфаларын үтәргә ирек бирми.
Татарстанның Торак инспекциясенә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ Әхмәдиев урамындагы 50 нче йорт фатирына керү мөмкинлеген бирмәү турында материаллар килде.
Фатир хуҗасы административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 5 мең сум штраф салынды.
Исегезгә төшерәбез, йортта яшәүчеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатыннан, газ хезмәткәрләре газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтелмәгән фатирны газ белән тәэмин итүдән туктатырга хокуклы, ә мондый фатирда газ белән тәэмин итүне туктатып тору мөмкин булмаган очракта – бөтен подъездны газ белән тәэмин итү туктатыла.
Агымдагы елның 7 аенда Татарстанның Торак инспекциясенә 325 материал керде (2024 елда – 174), алар нигезендә административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды.
Төп бозу – техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәткәрләрен кертмәү: 247 материал. 1,25 млн.сумлык 201 штраф билгеләнде. 69 материал эштә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте