Фаҗигане булдырмый калганнар

2025 елның 1 августы, җомга

Подрядчылар Чистай шәһәрендәге йортка капиталь ремонт ясаганда акылсызлык һәм ваемсызлык күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта Тынычлык урамындагы 30 нчы йортның түбәсе ремонтлана. Шартнамә «Гефест» ҖЧҖ подряд оешмасы белән төзелгән, ә субподрядчы буларак «Полимер» ҖЧҖ эшли. План буенча субподрядчы вентканалларны һәм төтен чыгаргычларны күчерергә тиеш. Эшләр этаплап башкарылырга тиеш булган: башта 1 нче подъездны сүндерү, эш тәмамлангач, тоташтыру һәм икенче подъездны сүндерү.

Ләкин монда эшне тәмамламыйча торып, субподрядчы 2 нче һәм 3 нче подъездлар өстендә вентиляция һәм төтен шахталарын сүтә башлаган. Монда газ белән тәэмин итүне туктатмаганнар, чөнки беркем дә ниятләр турында «Чистопольгаз» ЭҖИ хәбәр итмәгән.

Нәтиҗә – һава тарту көче бозылган, һәм фатирларга исле газ тарала башлаган. Яшәүчеләр авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратканнар. Газ хезмәткәрләре урынга чыкканнар һәм бөтен йортка «зәңгәр ягулык» китерүне туктатканнар. Калган өч подъездның фатирлары вентканалларны һәм төтен юлларын тикшергәннән соң тоташтырылачак.

Зыян күрүчеләр юк. Подрядчы һәм субподрядчы «ярдәмендә» йорт фатирларының яртысы озак вакытка газсыз калган.  Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International