Тарту көче юкка чыккан

2025 елның 1 августы, җомга

Тарту көче булмау Казанның Светлая урамындагы 30 нчы йортка «зәңгәр ягулык» бирүне туктатуга сәбәп булган. Фатирларның берсендә яшәүчеләр проблема турында авария-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр иткәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән. Соңгы техник хезмәт күрсәтү узган елның декабрь ахырында үткәрелгән булган. 

5 фатирлы стояк сүндерелгән. Газ белән тәэмин итүне идарәче компания торба-мич хезмәте актын биргәннән соң гына торгызачаклар.

Инспекция әлеге фактны тикшерә. Техник хезмәт күрсәтүне уздырган белгеч, идарәче компания вазыйфаи затлары җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International