Индивидуаль җылытыла торган 971 йортта җылылык җибәрүгә 1 нче номерлы әзерлек – алар инде әзерлек паспортлары алган. Иң яхшы күрсәткеч Алабуга районында – 217 күп фатирлы йортның 199ы әзер. Алга таба Лениногорск районында 160 йортның 134е әзер. Аксубай, Апас, Чүпрәле, Мамадыш, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнарында йортларның яртысыннан артыгы әзерлек паспортлары алган. Республикада индивидуаль җылытыла торган 5709 йорт бар.
Торак инспекциясе ТФМ ДМС системасында урнаштырылган документларны анализлады – бу капиталь ремонт һәм торак фонды объектларының торышын мониторинглау дәүләт программасын формалаштыру һәм үтәлешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасы. Системада инде күпфатирлы йортларның чираттагы җылыту сезонына әзерлек паспортлары урнаштырыла.
Үзәк җылылык белән тәэмин ителгән йортларның әзерлеге – 14,32%, ягъни 12371 КФЙ арасыннан 1772 КФЙ. Биредә лидерлар арасында янә Алабуга районы (42,91%).
Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман һәм Тукай районнарында бер генә йорт та паспорт алмаган.
Исегезгә төшерәбез, сезнең йортта тәрәзәләр, ишекләр ябылмаса, подвалны су басса, цоколь коелса, түбәдән су үтсә һ.б. – сезнең йортыгызда җылыту сезоны башланганчы эшләрнең зур фронты бар, дигән сүз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте