Элегрәк без Бөгелмә шәһәренең Калинин урамындагы 75 нче йорт белән бәйле вәзгыять турында мәгълүмат урнаштырган идек. Бәхеткә каршы, өске катлардан кирпечләр асфальтка төшкән. Торак инспекторына йортта яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, бу беренче очрак түгел. Куркыныч турында идарәче компаниягә хәбәр ителгән, әмма гамәлләр булмаган.
Инспекция тыкшынуыннан соң территорияне оператив рәвештә койма белән әйләндереп алганнар. Начар тотылган кирпечләрне салдырып алганнар. Икенче көнне иртән кирпеч коелган соңгы каттагы кирпеч өемен ныгытканнар. Ләкин тикшерү вакытында кирпеч төшәргә мөмкин булган яңа куркыныч урыннар табылды.
Йортны тикшергәндә шулай ук төтен чыгару юлларының һәм вентканалларның тышлау катламы җимерелүе, подвалда чүп-чар, торбаүткәргечләрдә җылылык изоляциясе булмавы да ачыкланды.
«Таң» ИК директоры вазыйфаларын башкаручы 50 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте