Татарстанның Торак инспекциясе «Заречье» һәм «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компанияләре директорларына карата материалларны судка җибәрде.
Казанлылар озак вакыт кайнар су булмаудан зарландылар. Су җылыту колонкалары вентканалларның һәм төтен чыгару юлларының канәгатьләнерлек булмаган торышы аркасында газ белән тәэмин итүдән өзелгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча директорларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Ачыкланганча, хезмәт күрсәтелә торган йортларда бүлмәләрдә һава алмашын тәэмин итеп, куркыныч яну продуктларын читкә җибәрә торган системаларга тикшерүләр даими рәвештә үткәрелмәгән.
Идарәче компания директоры гомумйорт милкен тиешле хәлдә карап тотарга, уңайлы һәм имин яшәү шартларын тәэмин итәргә, вентиляция һәм төтен чыгару системаларын ремонтларга, ягъни лицензия таләпләрен үтәргә тиеш.
Вазыйфаи затлар административ җаваплылыкка тартылды. Республиканың Торак инспекциясендә бу гына җитәрлек түгел дип санадылар. Алга таба хокук бозулар фактларын Фемида да бәяләячәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте