Казан шәһәрендә газ колонкаларын сүндерү нәтиҗәләре

2025 елның 27 июне, җомга

Горький шоссесы урамындагы 31 нче, Батыршин урамындагы 18 нче, Чкалов урамындагы 9 нчы һәм 13 нче йортлардагы вентканалларның һәм төтен чыгару юлларының торышы өчен «Заречье» идарәче компаниясе директорына карата административ хокук бозу турында чираттагы беркетмә төзелде. Бу йортларда су җылыту колонкалары газдан өзелгән. 

Тикшерү барышында Горький шоссесы урамындагы 31 нче йортның кайбер фатирларында төтен чыгару юлларының файдалануга яраксыз булуы ачыкланган. 23 июньгә кадәр торакны карап тотучылар очлыктагы кирпеч өемен сүтеп яңадан җыярга тиеш булганнар. 25 июньдә беркетмә төзелгән вакытта хокук бозулар бетерелмәгән иде. Шуңа күрә йортта яшәүчеләр әлегә кадәр суны газ колонкасы белән җылыта алмыйлар.

Батыршин урамындагы 18нче, Чкалов урамындагы 9нчы һәм 13нче йортлардагы вәзгыятьне йортта яшәүчеләр ярдәмендә төзәтергә өметләнәләр. Милекчеләрнең җыелышлары планлаштырылган, анда аларга проблеманы хәл итү вариантлары тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук бу йортларда вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын даими тикшермәүләре дә ачыкланды.

«Заречье» ИК директоры хокук бозган, аның өчен РФ КоАП 14.1.3 ст.  җаваплылык каралган. Инспектор карары белән ИК башлыгы ризалашмады, беркетмәдә болай дип язды: «Килешмим, төтен чыгару юлларын торгызу өчен кирәкле эшләр капиталь ремонтка карый. Төтен чыгару юлларына капиталь ремонт ясау турында милекчеләрдән  карар юк. Төтен юлларын торгызу өчен кирәкле эшләр минималь эшләр исемлегенә кермиләр».

Кичә Хөкүмәт Йортында Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы катнашында брифинг узды.  Александр Тыгин үз чыгышында төтен юлларын капиталь ремонтлауның республика программасы кысаларында мөмкин булуын билгеләп үтте. Әмма план түбәдәге очлыкларны ремонтлауны гына үз эченә ала. Быел 915 йортта ремонт ясала, аларның җидесендә төтен чыгару юлларын торгызырга кирәк. Әмма бу эшләр планлаштырылмаган. Тормыш өчен кирәкле әйберләрдән башка барысы да ремонтлана.

«Акча бар – төбәк операторыннан 11 млрд.сум. Ни өчен проектларны төзегәндә вентканалларның һәм төтен чыгару юлларының торышы исәпкә алынмый? Республикада 4 000 нән артык йорт бар, анда да вакыт узу белән газны сүндерергә мөмкиннәр. Хәзер акчаны чыннан да кирәк булган нәрсәләргә сарыф итү мөһим», – дип билгеләп үтте Александр Тыгин.

Тикшерүләр дәвам итә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International