Алабуга шәһәрендә бу төнне Пролетариат урамындагы 24 нче йортның бишенче катындагы тәрәзәдән бер ир егылып төшкән. Авыр хәлдәге ир-ат үзәк хастаханәгә озатылган, газ белән тәэмин итү ашыгыч рәвештә туктатылган: 16 нчы подъездга кергәндә түбән басымлы газүткәргеч зарарланган.
Хәлләрнең шартлары һәм егылып төшкән ирнең шәхесе ачыклана. 12 сәгатьтән соң газ белән тәэмин итү торгызылган.
Казан шәһәренең Җиңү проспектындагы 19 нчы йортта стояктагы краннан соң йорт эчендәге газүткәргечнең герметик булмавы ачыкланган. Фатирларга кереп, җиһазларны тикшергәннән соң «зәңгәр ягулык» кайтарыла башлаган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте