Татарстанлыларга якынча 9,4 млн сум кайтарылган

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Агымдагы ел башыннан татарстанлыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен 9,4 млн.сумга артык исәпләнгән түләү яңадан исәпләнгән (кире кайтарылган). Шуларның 8,8 млн сумга якыны сыйфатсыз хезмәтләр өчен.

Кайнар суның температурасы нормативка туры килмәгәндә (60 градустан ким) яисә хезмәт күрсәтүдә билгеләнгән дәвамлылыктан артып киткән тәнәфесләр булганда – бу тиешле сыйфаттагы хезмәтләр түгел.

Мисал өчен, салкын суны 1 ай дәвамында 8 сәгатькә (суммар рәвештә), ә берьюлы 4 сәгатькә генә туктатып торырга мөмкин.

Яңадан исәпләүләрнең төп өлеше түбәнкамалыларга башкарылган – 7,3 млн.сум. Әлмәт районында яшәүчеләргә – 350 мең сум, Алабуга районында – 600 мең сумнан артык, Бөгелмә районында – 78,3 мең сум, Ютазы районында – 31,5 мең сум, Лениногорск районында 15,5 мең сум кайтарылган.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International