«Бу бит минем фатир һәм лоджиядә минеке!» - дип гаҗәпләнә милекчеләр, законсыз эшләгәннәре турында ишеткәч. Хыялдагы ремонтны эшләргә кем комачауларга мөмкин? Торак инспекциясе, башкарма комитет, суд, һәм, әлбәттә, күршеләр. Яңадан планлаштырганда сүз гомумйорт милкенең бөтенлегенә зарар итү турында бара. Ә фасад диварының бер өлешен җимерү – йортта яшәүчеләрнең барысы өчен дә зур куркыныч.
Уяу күршеләр Татарстанның Торак инспекциясенә Чулман проспектындагы 81 нче номерлы фатирның стеналарын ватулары турында хәбәр иттеләр. Инспектор тикшерүе яңадан планлаштыру фактын раслады: фасадның бер өлеше һәм бүлмәара дивар җимерелгән, ягъни лоджияне зал һәм йокы бүлмәсе белән берләштергәннәр.
Эшләрне башкаруга шәһәр башкарма комитетының ведомствоара комиссиясе рөхсәт бирмәгән. Фатир хуҗасы хокук бозу фактын таныды һәм витражлар урнаштырырга ниятләвен аңлатты. Проект эшләнгән, ремонтны законлаштыру өчен документлар әзерләнә.
Әмма Ильф һәм Петровның «Двенадцати стульев»ындагы театр монтеры Мечников шартлары буенча эш итәргә кирәк булганн: иртән – акча, кичен — урындыклар... Башта проектны килештерергә, аннары ремонт башларга.
Инспектор фатир хуҗасына 2000 сум штраф салды. Алга таба идарәче компания һәм башкарма комитет белән аралашу дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, инженер коммуникацияләрендә хокук бозуларга, йортны җылылык һәм су белән тәэмин итүнең начараюына китерә торган барлык гамәлләр, шулай ук бина конструкциясе җимерелү куркынычы барлыкка килә торган эшләр тыела. Таяныч диварларны җимерүне (фасад өлеше таяныч булып тора) суд законлаштырмаячак.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте