Балконда тәмәке тартуның нинди шартларда закон бозуга әйләнүен

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Күпфатирлы йорт балконында тәмәке тарту куркыныч янаганда һәм беркетмә полиция хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән очракта гына административ җаваплылыкка китерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин туры эфир барышында республика халкының сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

Ул Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексы нигезендә, мондый беркетмәләрне карау вәкаләтләре өлешчә Инспекциягә беркетелгән, әмма беркетмәләрне төзү Эчке эшләр министрлыгы компетенциясенә кертелгән, дип аңлатты.

Тыгин шулай ук подъездларда тәмәке тарту эзләре, мәсәлән, тәмәке төпчекләре  калган очракларда, идарәче компаниянең җаваплы булуына игътибар итте. Әгәр мондый фактлар теркәлгән һәм рәсми мөрәҗәгать килә икән, Торак инспекциясе ИК штраф салырга хокуклы. Кабат хокук бозулар очрагында җитдирәк нәтиҗәләр булырга мөмкин, хәтта суд тикшерүләренә кадәр.

Шул ук вакытта, Тыгин ассызыклаганча, әгәр кеше үз балконында тәмәке тартса һәм шул ук вакытта куркынычсызлыкны бозмаса һәм күршеләре өчен куркыныч тудырмаса, Инспекция тыкшына алмый. Балкон индивидуаль милеккә карый, дип искәртте ул. Мондый очракларда яхшы күршелек мөнәсәбәтләре кысаларында диалог кына мөмкин.

«Балкон – гомуми файдаланудагы мөлкәт түгел, ә индивидуаль. Әмма кеше тәмәкесен сулы банкада сүндерми киән, янгын чыгу куркынычы бар. Кайбер хокукый нюансларга бәйле рәвештә алга таба тиешле чаралар күрелә. Үз фатирында кеше шулай ук тәмәке тарта ала – беркем дә аңа моны тыймый. Әгәр сез бу тәмәкенең төтенен ишетәсез икән – бу кире тарту көче дигән сүз, димәк, вентиляция тиешенчә эшләми, монысы начар», – дип билгеләде ул.

Шулай ук Тыгин искәртеп узганча, РФ Конституциясе нигезендә гражданинның торагы кагылгысыз, һәм инспектор фатирга суд карары булганда гына керә ала. Инспекция практикасында мондый очраклар, кагыйдә буларак, законсыз планлаштыруларга шикаятьләр вакытында килеп чыга.

Җентеклерәк: https://www.tatar-inform.ru/news/tygin-obyasnil-pri-kakix-usloviyax-kurenie-na-balkone-stanovitsya-naruseniem-zakona-5988305

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International