Торак инспекциясе татарстанлыларга мөрәҗәгать итә: сез үз йортыгызны әзерләү планы белән таныштыгызмы? Әзерлек планы идарәче оешма сайтында урнаштырылырга тиеш. Әгәр үз сайты юк икән – башкарма комитетның рәсми сайтында
Күпфатирлы йортны кышка җентекләп әзерләү – салкыннарда уңайлы яшәү гарантиясе. Йортны җылыту сезонына әзерләү бурычы идарәче компаниягә, торак милекчеләре ширкәтенә яки төзелеш кооперативына, турыдан-туры идарәдәге милекчеләргә карый.
Йортны кышка әзерләү эшләрен, гомумйорт милкен карап тотуга башка чыгымнар кебек үк, милекчеләр түли. Җылыту сезоны тәмамланганнан соң ук старт алырга кирәк. Бу кыш көне халыкның уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.
Күпфатирлы йортны киләсе көзге-кышкы чорда файдалануга әзерләгәндә түбәндәгеләр мөһим:
- диварларның, фасадларның, түбәләрнең, чорма түшәмәләренең һәм подвалларның төзексезлекләрен бетерергә, тәрәзә һәм ишекләрне җайга салырга, вентиляция системасының, җылыту мичләренең, төтен чыгару юлларының, эчке җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү системаларының һәм газ җылыткычлары булган җайланмаларның төзеклеген тикшерергә;
- күпфатирлы йорт территориясен техник яктан төзек хәлгә китерергә, суны отмосткадан, подвалга керү урыннарыннан һәм тәрәзә приямокларыннан читкә агарлык итеп эшләргә;
- фундаментларны, подвал һәм цоколь диварларын һәм алар янәшәсендәге урыннарны гидроизоляцияләүне, янгын гидрантлары төзеклеген тәэмин итәргә.
Әгәр барлык чараларны да үтәмәсәң, инженерлык системаларында аварияләр булырга мөмкин. Ә бу аларны бетерүгә өстәмә финанс чыгымнарын таләп итә һәм яшәүчеләр өчен уңайсызлык тудыра.
Сез үз йортыгызның планы белән таныштыгызмы? Шәрехләрдә язып җибәрегез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте