Чүп-чар азрак: санитария икеайлыгы нәтиҗәләре

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Татарстанлыларның үзаңы, идарәче компанияләр эше яки күзәтчелек органнары тарафыннан катгый контроль – чүплекләрнең кискен кимүенә нәрсә сәбәп булган?

Татарстанның Торак инспекциясе санитар-экологик икеайлык кысаларында шулай ук йорт яны территорияләрен дә тикшерде. Быел 1463 йортта булдык, бер ел элек 1499 йортны тикшердек.

Әмма быелгы нәтиҗәләр инспекторларны шатландырды: 185 хокук бозу очрагы, бу үткән ел белән чагыштырганда 3 тапкырга кимрәк (579). Алга таба – 2 санкцияләнмәгән чүплек, узган ел 41 булган.

Дәгъвалар булмаган отличниклар арасында: Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Буа, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш районнары – барысы 26 район.

Башкала идарәче оешмалары, киресенчә, экологияне начарайткан - 21 хокук бозу, бер ел элегрәк 4 иде.  

Башка муниципалитетларда вәзгыять сизелерлек яхшырган:

- Автокалада 5 хокук бозу очрагы, ә бер ел элек бу сан 11 тапкырга күбрәк булган,

- Түбән Кама районында – 30 (2024 елда – 163),

- Бөгелмә районында – 32 (2024 ел, 104),

- Зәй районында – 22 (2024 елда – 69),

- Алабуга районында – 4 (2024 елда – 38).

Нәтиҗәдә – идарәче оешмаларга мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр 2,5 тапкырга кимрәк (ягъни 136).

Әмма статистика Инспекциянең лояльлегенә дәлил булып тормый. Узган ел штрафлар булмаса, бу юлы административ хокук бозу турындагы 5 эшнең гомуми күләме 127 мең сум тәшкил итә.

Хөкүмәт йортында санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясаган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эшне дәвам иттерергә кушты.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International