Казанда инде 45 йорт газ белән тәэмин итүдән өзелгән: исемлекне Годовиков урамындагы 4 нче йорт җәелдергән. Ягъни 1903 гаилә кайнар сусыз яши. Фатирларда плитәләр генә эшли, су җылыту колонкалары сүндерелгән, чөнки тормыш өчен куркыныч.
Әле җомга көнне үк исемлектә 1871 фатир булган, әмма кайбер йортларда, бу мөмкин булган фатирларның бер өлешен колонкаларга тоташтырганнар. Мисал өчен, 15 нче йортта 23 фатир тоташтырылган, Батыршин урамындагы 18 нче йортта 10 фатирда колонкалар тоташтырылган.
Бүген Тимирязев урамындагы 8 нче йортта яшәүчеләр республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгинга кабул итүгә килдерләр. Бу йортта 84 фатирда газ колонкалары интерьр өлеше буларак тора.
Милекчеләрнең берсе йорт түбәсеннән фотосурәт күрсәтте: “Менә карагыз, иңкү түбәдә кирпеч ята! Шул рәвешле төтен чыгару юллары җимерелә! Мин 2023 елда ук идарәче кмопаниягә гариза җибәрдем. Мин моңа гел игътибар итә идем, бернәрсә дә эшләнмәде!”
Инспекциядән визит планлаштырылды, әгәр идарәче һәм хезмәт күрсәтүче компанияләрнең гаебе ачыкланса, республиканың Торак инспекциясе административ чаралар күрәчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте