Төтен чыгару юлларына бәйле хәл «кайнар нокта»сына килеп җитте: республиканың Торак инпекциясенә - 39, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 30 мөрәҗәгать кергән. Һәм бу бер атна эчендә генә. Газ белән җылыту колонкалары Казанның 1871 фатирында эшләми. Бу Авиатөзелеш һәм Киров районнарында нибары 16 йорт, ә мондый проблема бүген булмаса, иртәгә газ колонкалы 2000 йортта килеп туарга мөмкин. Һәм бу бары тик республика башкаласында гына.
Бүген ТР Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратында торак инспекторлары, прокурорлар, башкарма комитет, ресурслар белән тәэмин итүче оешма вәкилләре һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре бу хәлдән чыгу юлларын эзләде.
«Ни өчен бу проблема хәзер барлыкка килде? Бу ничек мөмкин булды? Ни өчен яшәүчеләрне кисәтмәгәннәр»,- дип сорады Сәрия Сабурская.
Идарәче компанияләр төтен чыгару һәм вентиляция каналларын карап тотарга, аларны елына кимендә 3 тапкыр тикшерергә тиеш. Һәм бу шарт һәр җирдә дә үтәлми.
«Төтен чыгару юлларын һәм вентканалларны карап тотуга тарифлар бөтен җирдә дә салынмый. Милекчеләр өстәмә түләүдән баш тарта. Әмма бу идарәче компаниянең эшкуарлык куркынычы. Моннан тыш, фатирларда яңадан планировка ясыйлар, пластик тәрәзәләр, мәҗбүри суырткычлар урнаштырганнар, бер үк вакытта плитә һәм колонканы кабызалар, ә тәрәзәләр ябык. Нәтиҗә буларак – һава юк. Быел, газ хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, газ белән агулануның 24 очрагы теркәлгән, шуларның 9ында һәлак булучылар бар»,- дип хәбәр итте Татарстанның Торак инспекциясе башлыгы урынбасары Наталья Воронская.
Вентканалларны һәм төтен чыгару юлларын карап тотуга тариф бары тик 28 муниципаль берәмлектә генә кабул ителгән. 1 квадрат метр өчен 18 тиеннән алып 2 сум 92 тиенгә кадәр. Казанлылар өчен, мәсәлән, 1 сум. Бу сумма төтен чыгару юлларын карап тоту буенча минималь исемлекне күрсәтүгә (карау, чистарту өчен) чак кына җитә. Герметиклыкны тәэмин итү исемлеккә кертелми.
Авиатөзелеш районының идарәче компаниясе директоры Андрей Кутырев хәбәр иткәнчә, бу акчалар подрядчыга күчерелә. Үзләре мондый хезмәтләр күрсәтергә хокуклы түгел – белгечләр һәм җиһазлар юк. Йортларга хезмәт күрсәтүче «Газжилсервис»тан хат алдык, төтен чыгару юлларының һәм вентканалларның торышы аркасында 6 йортны газ белән тәэмин итүдән өзәргә кирәк. ИК шәһәрнең газ оешмасына хат юллаган. Ә тегеләре кичекмәстән җавап бирә. Йортларда яшәүчеләргә хәбәр итәргә вакыт юк. Закон нормасы бар: куркыныч, димәк, «зәңгәр ягулык» китерүне шунда ук туктату зарури.
Бөтен йортны берьюлы сүндергәннәр. Фатирларга керү мөмкинлеген алганнан соң, барысына да су җылыту колонкаларын япканнар. Аннары газ белән тәэмин итүне торгызганнар, тик плитәләр өчен генә.
Андрей Кутырев хәбәр иткәнчә, алар милекчеләрнең гомуми җыелышын планлаштырганнар, анда 3 вариант тәкъдим итәргә теләгәннәр: ремонтның 2 ысулы яки индивидуаль җылылык пункты урнаштыру. Бәясе - ике ел дәвамында квадрат метры өчен 30 сумнан 80 сумга кадәр. Мисал өчен, 30 «квадратлы» фатир хуҗасы 2 ел дәвамында барлык счетларга өстәмә рәвештә 900 сумнан 2,4 мең сумга кадәр түләячәк. Барлык йортларда яшәүчеләр җыелышта катнашмаячаклары һәм тавыш бирмәячәкләре турында күмәк гаризалар китергән.
Милекчеләр саботаж ясый, ләкин Торак кодексы нигезендә, гомумйорт мөлкәтен карап тоту бурычы нәкъ менә аларга йөкләнгән.
Әмма, яшәүчеләр бушлай җылылык пунктыннан баш тарткан очрак та бар. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин парадоксаль очрак турында сөйләде. Бондаренко урамындагы 5 нче йортта газ колонкалары 2018 елда интерьерның бер өлеше булган. Республика хөкүмәте йортка җылылык пункты урнаштыру өчен 7 млн.сум акча бүлеп биргән. Әмма милекчеләр тәкъдимнән катгый рәвештә баш тартканнар. Шуннан бирле суны үзләре җылыталар.
Шулай булгач, ни өчен нәкъ менә хәзер массакүләм сүндерүләр үткәрелә? Чөнки хезмәт күрсәтүче оешма заманча технологияләр куллана башлаган, җиһазлар сатып алган һәм куркыныч булуын ачыклаган.
Карар нинди булыр - алдагы мәкаләләрдә әйтербез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте