Әлмәттә ял көннәрендә өч фатир газсыз калган: эчке газүткәргечкә су эләккән. Фатир милекчеләре газ колонкасын мөстәкыйль рәвештә тоташтырырга карар кылганнар. Монда нәрсәсе катлаулы инде? Искесен салдырырга, яңасын асарга, бер-ике шланг кушарга. Шуңа да карамастан, үз-үзләренә ышанган өч кешенең йортлары газдан өзелгән: Заслонов урамындагы 18нче, Шевченко урамындагы 54нче, М.Җәлил урамындагы 32нче йортлар.
Авария хезмәткәрләре «үзем беләм»нәрнең хаталарын төзәткәннән соң, барысына да «зәңгәр ягулык»ны кире кайтарганнар. Искәрмә – гаеплеләрнең фатирлары, анда заглушкалар урнаштырылган. Аларга цивилизация файдасы кайтарылачак, өстәвенә – аварияләрне бетерү өчен тотылган чыгымнарны һәм Татарстан Торак инспекциясеннән штрафны түләргә туры киләчәк.
Фаҗигале хәлләр дә булган. Казанда Челюскин урамындагы 64 нче йортта: фатирда ике ир-ат гәүдәсе табылган. Берсе – 1988 елда туган, икенчесе – билгесез ир. Үлемнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Төтен чыгаргычта һәм вентканалда тарту көче бар.
Тикшерү шулай ук Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында да бара, Комаров урамындагы 9а йортта бер хатын-кыз һәлак булган. Үлемнең беренчел версиясе – исле газ белән агулану. Тикшерү комитеты катнашында карау вакытында кирпеч төтен юллыгының җимерелүе ачыкланган.
Башкаланың Авиатөзелеш һәм Киров районнарындагы алты йортта төтен юллары белән проблемалар ачыкланган. Барлык 520 фатирны тикшергәннән соң һәм торба-мич хезмәте акты бирелгәннән соң газ белән тәэмин итүне торгызганнар.
Яңа Савин районында Чуйков урамындагы 93 нче йортта өченче подъездга керү юлындагы торба үткәргечнең герметик булмавы ачыкланган. Газ белән тәэмин итү туктатылган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте