Казанның Восстание урамындагы 36 нчы йортның җиде фатирында яшәүчеләр кайнар сусыз калган. Газ колонкалары заглушка белән сүндерелгән, чөнки тикшерү барышында күп хокук бозулар ачыкланган. Алар арасында җитешсезлекләргә башлангыч куйган фатир да бар. Тагын бер фатирда колонка гына түгел, газ плитәсе дә сүндерелгән: фатир буш.
24 апрель көнне «Казаньгоргаз» ЭҖИ авария-диспетчерлык хезмәтенә кухняда вентканалның пычрануы турында гариза килгән. Хәлләрне ачыклаганчы газдан 9 фатирны сүндергәннәр. Тик берсендә генә, зәңгәр ягулыкны тикшергәннән соң, газны кире кайтарганнар. Калган очракларда: вентиляция һәм төтен чыгару каналларына керү мөмкинлеге юк, мәҗбүри суырткычлар, начар тарту көче, форточкасыз герметик пластик тәрәзәләр урнаштырылган.
Фатирда яшәүчеләр газчыларның дәгъвалары булган бөтен нәрсәне бетерү белән, су яңадан җылыначак.
Башкаладагы тагын бер йортны берничә сәгатькә газдан өзгәннәр. Парк урамындагы 31 нче йортның икенче подъездында стояктагы газүткәргечнең герметик булмавы аркасында барлык фатирларны да тикшергәннәр. Газ белән тәэмин итүне, тикшерү беткәч, торгызганнар.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте