«Без каршы»: идарәче компания җыелыш беркетмәсен ялганлап ясаганмы?

2025 елның 25 апреле, җомга

Әкият түгел, чынлыкта өч баһадир – «Три богатыря» Казанның Танк урамындагы 2 нче йортка килергә карар кыла. Данлыклы атамалы идарәче компания күпфатирлы йорт белән идарә итү бизнесы белән шөгыльләнергә ниятли.  Җыелыш уздыра, йомгак ясый. Тик менә милекчеләр нәтиҗәләр белән килешми.

Торак инспекциясенә Казанда яшәүче хатын-кызның, аның күршеләре дә, үзе дә «Три богатыря» идарәче компаниясен сайламадык, дигән мөрәҗәгате керде.

«Сезгә шуны хәбәр итәбез, күп кенә милекчеләр милекчеләрнең гомуми җыелышында катнашмады яки «Три богатыря» ИК ҖЧҖ тарафыннан  уздырылган, күпфатирлы йорт белән «Три богатыря» ИК ҖЧҖ идарә итүне сайлауга каршы тавыш бирделәр, беркетмәдә китерелгән саннар (тавышлар саны) дөрес түгел», -  дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Инспекция тикшерү үткәрәчәк. Мондый мөрәҗәгатьләр булмаса да, инспекторлар, беркетмәнең дөреслегенә шик туганда, идарәче компанияне сайлау буенча беркетмәләрне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына җибәрәләр. 

Быел идарәче компанияне алмаштыру турындагы гомуми җыелышларның 7 беркетмәсе шикле булып тоелды. Алар барысы да хокук саклау органнарына мөмкин булган фальсификация фактларын тикшерү өчен җибәрелде.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International