Йортларны ремонтлаганда хокук бозулар ачыкланды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре бер атна эчендә Казан, Зеленодольск,  Чаллы, Тукай, Тәтеш, Зәй, Балтач, Саба, Кукмара районнарының 16 йортында капиталь ремонт барышында тәртип бозуларны ачыклады.

Быелгы капиталь ремонт программасына 915 күпфатирлы йорт кертелгән. Хәзер өстәмә рәвештә кертелгән йортларга тикшерү үткәрелә, дефект, ягъни ремонтларга кирәк булган бөтен нәрсә күрсәтелә торган ведомостлар тикшерелә.  Бүгенгә 798 йорт тикшерелде, 761 йорт буенча дефект ведомостьлары алдан килештерелгән. 

 259 йортта эшләр башланган. Һәм инде хокук бозулар да бар. Мисал өчен, Казанның Дзержинский урамындагы 7 нче йортка салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу торбаларын төзелеш нормалары буенча беркетмәгәннәр. Бауман урамындагы 24 нче йортның түбә стропиласын уттан саклау чарасы белән эшкәртмәгәннәр, аннан соң стеналарны ватып, электр кабеле салганнар һәм ачык калдырганнар.

 Автокалада Х.Ямашев ис. бульвардагы 3/20 нче йортта газүткәргеч чыгару каралмаган, җылылык изоляцияләү плиталарын салу тәртибе бозылган, бу плитәләрне беркетү урыннары җитәрлек түгел.

Тукай районы Биклән авылының Чкалов урамындагы 3а йортта салкын суүткәргеч үткәрү технологиясе бозылган – су агызу системасыннан түбәнрәк салынган, торбаүткәргеч эленеп тора һәм беркетү җайланмалары җитәрлек түгел, подвалда һәм фатирларда электр җиргә беркетелмәгән.

 Зәй шәһәренең Ленин урамындагы 11 нче йортта җилем-мастиканы экономиялиләр – җылыткыч астына тоташ катлам итеп түгел, ә өлешчә салалар. Һәм күпчелек өчен уртак җитешсезлек – төзелеш баскычлары тәртип бозулар белән урнаштырылган, тотрыклы түгел.

Барлык ачыкланган фактлар буенча закон бозуларны тиз арада бетерү кирәклеге буенча эш заказчыларына хатлар җибәрелде.

Өлге үрнәкләре:

- Арча шәһәренең Борһанов урамындагы 7 нче йорт: идеаль ремонтланган подъездлар;

- Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамындагы 75 нче йорт: лифтларны алмаштыру инде 50% ка башкарылган;

- Биектау районы Дачное бистәсенең Үзәк урамындагы 28 нче йорт: электр һәм су белән тәэмин итү системасының 80% өлеше ремонтланган;

- Нурлат шәһәрендә К.Маркс урамындагы 21 нче йорт: түбә 70% ремонтланган, электр белән тәэмин итү – 95%.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International