Әлмәт шәһәрендә могҗиза белән генә фаҗига булмый калган: Төзүчеләр проспектындагы 45А йортының бер фатирында газдан җылытыла торган су җылыткыч яна башлаган. Аны йорттагы «үзбелдек» урнаштырган, шуның белән үз гаиләсен, күршеләрен һәм мөлкәтен куркыныч астына куйган.
Татарстанның Торак инспекциясендә газ хезмәткәрләренә карата сораулар һәм дәгъвалар шактый: су җылыткыч узган елның сентябрендә урнаштырылган, ә октябрьдә техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән. Белгечләр ничек һәм ни өчен үз белдеге белән урнаштыру фактын игътибарсыз калдырган?
Су җылыткыч металл заглушка урнаштыру юлы белән сүндерелгән. Фатир хуҗасы административ җаваплылыкка тартылачак.
Татарстан Торак инспекциясе шикле экономия зур югалтуларга китерергә мөмкин дип инде беренче тапкыр гына искәртми. Һәм финанс яктан гына түгел, кеше гомере – бәһасез. Үз белдегең белән эш итү – ул закон бозу гына түгел, ә үз гаиләңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгына куркыныч белән дә янау.
РФ Хөкүмәтенең 410 номерлы карарының 6, 9 пунктында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләре техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт турындагы шартнамә нигезендә бары тик махсуслаштырылган оешма тарафыннан гына башкарыла. Күрсәтелгән җайланманы аның хуҗасы махсус оешманы җәлеп итмичә мөстәкыйль рәвештә алмаштырырга тиеш түгел.
Инспекция әлеге фактны тикшерә. Техник хезмәт күрсәтү үткәргән белгечнең дә административ җаваплылыкка тартылу ихтималы бар.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте