Ике сәгать дәвамында Осиново бистәсендә күпфатирлы йортларны карап тоту буенча 2 дистә хокук бозу очрагы ачыкланды. Торак инспекциясенә «Осиново» ИК» ҖЧҖ чара кылмавына карата шикаятьләр килде.
«Узган елның сентябрендә үк мин идарәче компаниягә подвалдагы чүп-чарны җыюны сорап мөрәҗәгать иттем. Ел ахырына кадәр барысын да җыештырачаклар, дип җавап бирделәр. Әмма бүген дә барысы да элекке урында», – дип язган Светлая урамындагы 3 нче йортта яшәүче хатын.
«Идарәче компаниягә карата чаралар күрүегезне сорыйм. 2024 елның 6 февраленнән түбә ремонтланмаган», – дип хәбәр итте Ленин урамындагы 7 нче йортта яшәүче.
Тикшерү барышында фактлар расланды, моннан тыш башкалар да ачыклады. Мәсәлән, подъездларның козыреклары җимерек, отмосткаларда ярыклар һ.б.
Һәр тикшерү буенча вазыйфаи затка 52 тысяч мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Җитешсезлекләрнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте