Бурыч бар, әмма электрны законсыз сүндергәннәр

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Хокуклары булмаса да, Түбән Камада яшәүчене электр энергиясеннән өзгәннәр.
Менделеев урамындагы 25 нче йортта яшәүче республиканың Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итте: «УЭЖ» ИК фатирда электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне законсыз сүндергән. Шул рәвешле, торакны карап тотучылар бурычларны кайтартмакчы булганнар.

Инспекторлар ачыклаганча, бурыч бар – 21311 сум, шуның 1042,64 сумы – электр өчен. Электр белән тәэмин итү хезмәтенең норматив-хисап күрсәткече ике айда 2137,8 сум тәшкил итә. Ягъни ике ай эчендә түләү хезмәтне сүндерергә мөмкин булган исәп-хисап нормативыннан артмый.  Әгәр дә ут өчен бурыч бер тиенгә генә булса да күбрәк булса – 2137,9 сум булса, ИК гамәлләре законлы булыр иде.

«УЭЖ» ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле һәм 1000 сумлык штрафка тартылды.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International