Эшкуарлар, проблеманы хәл итүнең уңышсыз омтылышларыннан соң, Татарстанның Торак инспекциясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Аларга «Химиков 53/1» торак милекчеләре ширкәте рәисе аркасында үз эшләрен туктатырга туры килгән.
Рәис тугыз оешманың эшчәнлеген параличлаган, алар арасында: МХО катнашучыларга ярдәм итү үзәге, даруханә һәм стоматология поликлиникасы. Барлык оешмалар да йортның беренче катында урнашкан. Торак урыннар милекчеләре кебек үк торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түләп барганнар. Бурычлары юк. Ләкин беркөнне салкын су краннары бер атнага кипкән.
Тикшерү барышында ачыкланганча, йорт эчендәге салкын су торбаларының черүе аркасында оешмаларга кранны япканнар. Инженерлык челтәрләре торак милекчеләре ширкәте җаваплылыгы зонасында урнашкан, нәкъ менә торак милекчеләре ширкәте торбаларны шундый хәлгә җиткергән. Нәтиҗәдә, бизнесменнар шактый зур югалту кичерә.
Торак милекчеләре ширкәте рәисе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча 4000 сум штраф рәвешендә җаваплылыкка тартылды. Инспекция күрсәтмәсе буенча хокук бозулар бетерелгән, су белән тәэмин итү торгызылган. Ә ТМШ һәм бизнес арасында зыянны каплау мәсьәләсе суд тәртибендә хәл ителә.
Торак милекчеләре ширкәте белән ИК административ җәзасы арасында ни өчен зур аерма булуы турында «Татар-информ» МА басмасында әлеге сылтама буенча укыгыз: https://www.tatar-inform.ru/news/uk-strafuem-na-50-tysyac-tsz-na-500-tygin-o-dvoinyx-standartax-v-sfere-zkx-5979008
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте