Фатирны үзгәртеп коруны килештермәгән, шуңа күрә Нурлат шәһәрендә яшәүче хатын административ җаваплылыкка тартылды.
Совет урамындагы 7 нче йортның бер фатирының милекчесе үз фатирын уңайлырак һәм кулайрак итәргә карар кылган. Теләк аңлаешлы, тормыш өчен закончалы. Фатир – шәхси милек. Әмма стеналар, идән, түшәм – гомумйорт милке.
Фатирда келәт хисабына бүлмә мәйданы арттырылган, яңа электр челтәре, җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системасы торбаүткәргечләре салынган.
Планировкадагы теләсә нинди үзгәрешләрне башкарма комитетта килештерергә кирәк. Боларның барысы да сер булып калыр дип өметләнергә кирәкми. Беренчедән, күршеләр зарлана ала, икенчедән, идарәче компания хезмәткәре, мәсәлән, исәпләү приборлары күрсәткечләрен тикшерергә килгәч, белеп алырга мөмкин.
Менә бу очракта да, барысы да беленгән. Административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, 2000 сум күләмендә штраф билгеләнде. Шуннан соң инде башкарма комитет эшкә кушыла: фатирны проект нигезендә торгызуны таләп итә, һәм әгәр ирекле рәвештә үтәлмәсә, суд карары буенча мәҗбүри рәвештә таләп ителә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте