Әлмәттә ике бала газ белән агуланган. Сәбәбе – тарту көче булмау

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

13 апрель көнне Әлмәттә Шевченко урамындагы 70 нче йорттагы фатирларның берсендә 10 һәм 8 яшьлек кызлар исле газ белән агуланганнар. Әти-әнисе ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләрне балалар хастаханәсенә салганнар. Балаларның хәле — канәгатьләнерлек.

Газ хезмәте белгечләре фатирда пешерү панеле һәм газдан эшли торган  «Дон» су җылыткычының урнаштырылуын ачыклаганнар. Су җылыткыч ванна бүлмәсендә булган – бу бүлмә начар җилләтелә, димәк, анда тотрыклы һава тарту көченең булуы аеруча мөһим.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, тәрәзәләр ачык булганда да, ябык булганда да һава тарту көче юк. Газ җиһазлары сүндерелгән. Су җылыткычка заглушка куелган.

Исегезгә төшерәбез: агып торган су җылыткычлар даими тикшерүне таләп итә. Әгәр тарту көче булмаса – бүлмәдә исле газ тупланырга мөмкин. Бу куркыныч, бигрәк тә балалар өчен. Авыруның беренче билгеләре булганда газны кичекмәстән сүндерергә, бүлмәне җилләтергә һәм белгечләр чакыртырга кирәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International