ТТК антенна өчен җәза алды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Биш ел буенча казанлы гомумйорт телевизион антеннасы өчен көрәшә. Аның барлык күршеләре диярлек цифрлы телевидение хезмәтләреннән файдалана. Әмма берничә кешегә заманча ТВ хезмәтләренең комплекслы пакеты кирәкми, гадәти антеннаны өстенрәк күрәләр. Вакытлар узу белән кабель искергән һәм сигналның сыйфаты кимегән. «Волга-42» ТТК рәисе, мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, аны алмаштырудан баш тарта. 

«ТТК рәисенең бөтен энергиясе антеннаны ремонтлауга түгел, ә безне кабельле телевидениегә күчерү өчен үгетләүләргә китә», – дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Инспекторлар Габишев урамындагы 11 нче йортта булдылар. Кабель, чыннан да, зарарланган. Моннан тыш, йорт яны территориясенә тиешле игътибар бирелми. ТТК административ хокук бозуда гаепле дип табылды, аңа кисәтү рәвешендә җәза билгеләнде. Моннан тыш, ул барлык хокук бозуларны бетерергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 59-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Яңа редакция гражданинның электрон документ рәвешендә мөрәҗәгатьне электрон почта аша җибәрү мөмкинлеген юкка чыгара.

Шулай итеп, гражданнарның  tatgi@tatar.ru электрон почта адресына җибәрелгән мөрәҗәгатьләре каралмый.  Республиканың Торак инспекциясенә мөрәҗәгатьне ничек җибәрергә – сылтама буенча  

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International