Әлмәттә Шевченко урамындагы 140 нчы йортта яшәүчеләрнең краннарында суның температура режимы бозылу теркәлде. Су нормативка туры килми, ә «Яшьлек» торак ширкәте идарәчесе хокук бозуны бетермәгән.
Татарстанның Торак инспекциясенә коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүе, тиешенчә кайнар булмавы турында шикаять килде. Норматив буенча кайнар су температурасы +60 градустан түбән булмаска тиеш. үлчәүләр күрсәткәнчә: мөрәҗәгать итүченең фатирындагы су температурасы + 53,5 градус.
Нормативлар буенча, су температурасының мөмкин булган тайпылышы төнлә 5 градустан да артмаска тиеш, көндез (5.00 дән 00.00 гә кадәр) 3 градустан да артмаска тиеш.
Әгәр кайнар су краныннан су температурасы 40 градустан түбән булса, мондый су салкын дип санала һәм аны кулланучы салкын суга түләгән кебек түләргә тиеш.
Торак милекчеләре ширкәте идарәчесе административ җаваплылыкка тартылды һәм 1000 сумлык штрафка тартылды. Кайнар суның температурасы нормативка кадәр җиткерелгән.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте