Без сезнең социаль челтәрләрдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар турындагы мөрәҗәгатьләрегезгә җавап бирүне дәвам итәбез. Менә реаль үзгәрешләргә ирешелгән очракларга мисаллар:
Түбән Кама шәһ., Бакый Урманче ур., 11 һәм 19 й.
Балалар мәйданчыгының тиешенчә булмаган торышына карата шикаятьләр.
«Жилье» идарәче компаниясенә кисәтү кертелде — мәйданчыкны тәртипкә китерергә мәҗбүр иттек.
Түбән Кама шәһ., Тәбиев ур., 37 һәм Химиклар пр., 25
Ачык канализация люклары турында хәбәрләр.
Идарәче компанияләр хисап тотты: люклар ябык.
Олы Афанас ав., Юбилей ур.
Контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чар чыгарылмый.
«Афанас торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясенә кисәтү бирелде.
Түбән Кама, Химиклар проспекты, 70Д
Челтәрләрне ремонтлаганнан соң ишегалдында чокыр калган.
Мәгълүмат, җитешсезлекне бетерү өчен, район администрациясенә җибәрелде.
Чистай
Контейнер мәйданчыгы янындагы чүп-чар турында шикаять.
Эре габаритлы чүп-чар чыгарылган.
Азнакай шәһ., Ленин ур., 38, Сәйдәшев 5, Хәсәншина, 5
Канализациянең даими өзелүе, подвалларны су басу.
ИК адресына милекне тиешенчә карап тотмаган өчен кисәтү белдерелде.
Без һәр мөрәҗәгатьне теркибез, сорауларны хәл итү ноктасына китереп җиткерәбез һәм нәтиҗәләр турында сезгә хәбәр итәбез.
Хокук бозулар турында социаль челтәрләр аша яки турыдан-туры инспекциягә хәбәр итәргә мөмкин.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте