«ТКХ» фонды Түбән Кама шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 6в номерлы йорт буенча гарантия йөкләмәләрен үтәмәгән. 2022 елда биредә капиталь ремонт үткәрелгән. Биш ел дәвамында йорт капиталь ремонт регоператоры карамагында. Әгәр дә «сыйфатлы» эш аркасында нәрсәдер җимерелсә, Фонд аны төзәтергә тиеш. Бу йортта ул аны төзәтмәгән.
Ел саен республиканың торак фондын яңартуга республика бюджетларыннан һәм муниципалитетлардан, милекчеләрнең тупланмаларыннан миллиардларча акча тотыла. Бер тапкыр һәм озакка. Түбән Камада җитешсезлек бер-ике елдан соң ачыкланган.
2024 елның 28 ноябрендә «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» КО керү төркемнәренең болдырларының бетон нигезе җимерелү, йортның бөтен периметры буенча фасад һәм цоколь өслегенең штукатур-буяу катламнарының кубуы һ.б. кебек хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән иде. Ул үтәлмәгәнлектән, Торак инспекциясе материалларны судка җибәрде. «ТР ТКХ фонды» КО вәкиле суд утырышына килмәде.
Эш материалларын өйрәнгәннән соң җәмәгать судьясы регоператорның гаебе исбатланган дип санады. Юридик затны гаепле дип танырга һәм 10 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләде. Штраф күрсәтмәне үтәүдән азат итми.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте