«Безнең ишегалды»ннан соң сезнең ишегалды ни хәлдә?

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалларында төзекләндерү эшләре узган республика халкына мөрәҗәгать итә: ишгелды хәзерге вакытта ни хәлдә? Уен һәм спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары, юллар, тротуарлар нинди хәлдә?

Торак инспекторлары, ТР шәһәрләрен үстерү институты вәкилләре белән берлектә, бер атна эчендә 53 йортны тикшерделәр. Нәтиҗә: мәҗбүри таләпләрне бозмау турында 13 кисәтү белдерелде.   

Ел саен республика бюджеты ишегалларын төзекләндерүгә 10 млрд.сум акча бүлеп бирә. Идарәче оешмаларның бурычы – программа нәтиҗәсендә барлыкка килгән бөтен нәрсәне йорт яны территорияләрендә саклап калу. Рейдларның беренче атнасына караганда, мондый бурычны барысы да үтәмәгән. Һәм хәзер Торак инспекциясе контроле белән алар ватылган һәм җимерелгән бөтен нәрсәне ремонтлаячак.

Көзгә кадәр инспекторлар программа кысаларында төзекләндерелгән 5000 ишегалдын да тикшереп чыгачак. Мәйданчыкларның канәгатьләнерлек булмаган торышы турында безгә беренче булып хәбәр итүчеләр янына иртәрәк килеп, идарәче оешмаларга Балаларны яклау көненә кадәр барысын да ремонтларга кушачакбыз.

Татарстанның Торак инспекциясе «Безнең ишегалды» программасыннан соң сезнең мөрәҗәгатьләрне һәм ишегалларының фотосурәтләрен көтә. Исегезгә төшерәбез, 30 марттан «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 59 нчы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Яңа редакция гражданинның электрон документ рәвешендә мөрәҗәгатьне электрон почта аша җибәрү мөмкинлеген юкка чыгара.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International