Фальсификация яки төп нөсхәләр: беркетмәләр Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Татарстан Торак инспекциясендә идарәче компанияне алмаштыру турындагы гомуми җыелышларның 7 беркетмәсе шик тудырды. Милекчеләр имзаларының дөреслегенә шик бар. Алар барысы да, мөмкин булган фальсификация фактларын тикшерү өчен, хокук саклау органнарына җибәрелде.

Шулай ук быелның 1 кварталында ТР Прокуратурасы адресына прокурор чараларын күрү турында 8 хат җибәрелде. Сәбәбе: идарәче компания белән төзүчеләр арасында төзелгән күпфатирлы йортлар белән идарә итү килешүләрендә ачыкланган бозулар. Тарифлар муниципаль тарифлардан шактый югары.

Мисал өчен, республиканың Торак инспекциясенә "Зеленая долина" ИК" ҖЧҖ (Әйшә авылы) лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза килде. Компания Зеленая долина микрорайонындагы 5 нче яңа йортны үз идарәсенә кертергә теләк белдерде. Әлеге ИК – вакытлыча, торак хуҗалары үзенекен сайлаганчы гына, мондый йортларга 3 ай дәвамында төзүче сайлаган оешма хезмәт күрсәтә.

Мәсәлән, Зеленая долинада йорт яны территориясен җыештыру 1 кв.метрга – 5,20 сум. Ә муниципаль тариф – 1 кв.м өчен 90 тиен. Алга таба биредә торак фонды белән идарә итү – кв. метрына 4,80 сум, ә муниципалитет тарафыннан билгеләнгән – кв.метрына 3 сум.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International