Бетерәчәк тә, штраф та түләячәк: «Таң» идарәче компаниясе директорына вазыйфалары турында искә төшерделәрБетерәчәк тә, штраф та түләячәк: «Таң» идарәче компаниясе директорына вазыйфалары турында искә төшерделәр

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Бөгелмә шәһәренең «Таң» идарәче компаниясе директоры үз гаебен таныды: Октябрь урамындагы 19 нчы йортның түбәсе тишек булуына юл куйган. Башта биредә яшәүчеләр баскыч түшәмендә һәм стеналарында юеш таплар күргәннәр. Шунда ук торакны карап тотучыларга хәбәр иткәннәр. Йогынты чарасы күрелмәгән.  Аннары фатирларны су баса башлаган. Һәм тагын битарафлык. Ә бит алар түләгән акчадан хезмәт хакы алучылардан...

Торак инспекторы хокук бозу фактын ачыклады: ике фатирда һәм баскыч мәйданчыгында су үтү эзләре. Торак фондын техник эксплуатацияләү турында 170 номерлы кагыйдәләр һәм нормалар, атап әйткәндә, 4.6.1.10 һәм 4.6.3.3 пунктлар бозылган.

Хокук бозуларга идарәче компания директоры тарафыннан юл куелган. Аңа 50 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Җитешсезлекләрнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International