«Махсус счеттан регоператорга күчәргә ярдәм итегез»,- Татарстанның Торак инспекциясенә мондый үтенеч белән еш мөрәҗәгать итәләр. Кичә дә Инспекциягә гражданнарны кабул итүгә Чистай урамындагы 7 нче номерлы фатир хуҗалары килгән иде.
«ВУЗовец» торак милекчеләре ширкәте әгъзалары йортка капиталь ремонт ясарга бик телиләр, әмма акча җитми. «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» КО төбәк операторының гомуми кассасыннан файдалану начар булмас иде, дип уйлап куйганнар.
Беренчедән, махсус банк счеты – милекчеләр кабул иткән карар. Алар үз акчаларын үз счетларында җыеп барачакларын үзләре хәл иткәннәр. Икенчедән, Инспекциянең бер туплау ысулыннан икенчесенә күчерү вәкаләте юк. Моны милекчеләр генә эшли ала. Өченчедән, гомуми казнага кушылу һәм барлык туплаучыларның акчаларын куллану хокукын алу өчен, «ВУЗовец» ТМШ әгъзалары бурычларын кайтарырга тиеш, ә ул 1,2 млн сум. Ләкин моны эшлисе килми бит. Торак милекчеләре ширкәтенең аргументы – акчалар йортны ремонтлауга тотылган. Димәк, куллану максатчан булган.
Юк, максатчан түгел. Махсус банк счеты төбәк программасы кысаларында капиталь ремонт ясау өчен генә каралган. Бер тиен дә тотылырга тиеш түгел. Хәтта түбә ябарга кирәк булса да. Бу максатка «агымдагы ремонт» юлы бар. Ә торак милекчеләре ширкәтендә үз тупланмаларын сарыф иткәннәр, капиталь ремонтка җитмәвен аңлаганнар һәм гомуми тупланмалардан файдаланырга булганнар.
«Бер тиен дә кертмәдек, ләкин миллионнар сарыф итәбез» дигән фикер дөрес тә, гадел дә түгел. Аңлашыла ки, үз күлмәгең тәнгә якынрак, ләкин әгәр дистә еллар буе акча җыеп, регоператорның «үзара ярдәм кассасыннан» файдаланырга теләк барлыкка килсә, ТМШ әгъзаларына тупланмаларны тулыландырырга туры киләчәк.
Ә республиканың Торак инспекциясе суд аша торак милекчеләре ширкәтенең сарыф ителгән акчаларны кире кайтаруына ирешергә ниятли. Аннары гына регоператорга кушылу-кушылмауны хәл итә алачаклар.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте