60 нчы еллардагы кайбер биш катлы йортларда гадәти подваллар юк, ә барлык йорт эчендәге коммуникацияләр беренче каттагы фатир идәннәре астыннан уза. Димәк, торбалар белән җитди проблемалар булганда идәнне ачарга туры килә — кайвакыт бер фатирда гына түгел, ә күршеләрнекендә дә.
Воровский урамындагы 9 нчы йортта да шулай булган. Халык юешлеккә һәм торбалар белән проблемаларга зарланган, ә фатирларның берсен үзгәртеп планлаштырганда аның зыян күргәнлеге ачыкланган. Аны алмаштыру өчен фатирга керү кирәк булган.
Эшләр урынында идарәче компания һәм подряд оешмасы вәкилләре катнашкан. Мондый йортларны ремонтлауда кыенлыклар милекчеләрнең һәрвакытта да үз фатирларына керү мөмкинлеген бирергә әзер булмавы белән бәйле. Әмма шунсыз авария хәлләрен бетерүе мөмкин түгел.
Дәүләт торак инспекциясе искәртеп уза: әгәр сезнең йортта торбалар белән проблемалар булса, дымлылык һәм күгәрекнең артуын сизсәгез, җитди нәтиҗәләрне булдырмас өчен, оператив рәвештә идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү мөһим.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте